Алабуга һәм Түбән Кама районнарында хокук бозуларны профилактикалау

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме әгъзаларының оештыру киңәшмәсе узды.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов киңәшмәдә катнашучыларга районнарның профилактика субъектлары эшчәнлегенең юнәлешләренә, аерым юнәлешләр буенча җинаятьләр саны арту сәбәпләренә, хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү барышында субъектларга методик ярдәм күрсәтү зарурлыгына игътибар итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International