Чүпрәле муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары видео аша кабул ителделәр

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Чүпрәле муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү үткәрелде.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов катнаштылар.

Видео аша кабул итү кысаларында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады.

Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International