ТР Юстиция министрлыгы командасы мини-футбол буенча ярышларда катнашты

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

 2021 елның 25 сентябрендә «Спортның ишкәкле төрләре үзәге» спорт комплексында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларның төркем этабында катнашты.

Ярышларның төркем стадиясендә барлыгы 26 команда катнашты. Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ярышларның 1/8 финалына чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International