Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.
2021 елның 1 октябрендә республика муниципаль районнары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чара онлайн-режимда 11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр узачак.
Кабул итүгә 8 (843) 222-60-60 телефоны аша язылырга яки үз мөрәҗәгатегезне Юстиция министрлыгына Gul.Hayrullina@tatar.ru электрон почта адресына юлларга мөмкин.