Җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре өчен стажировка мәйданчыгы

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Һөнәргә кереш» программасы буенча стажировка уза.

 

Программаны ачуда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.

«Һөнәргә кереш» программасы үз эченә суд эшчәнлеге, архив эшен алып бару, штрафлар белән идарә итү, шулай ук «Җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча теоретик материалларны ала.

Барлык 35 тыңлаучы өчен укулар онлайн-режимда үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International