Халыкара өлкәннәр көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 1 октябре, җомга

2021 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.

 Чарада Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Баулы һәм Минзәлә муниципаль районнарында яшәүче 6 граждан мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьләр торак, җир, мирас, шулай ук банкротлык һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International