Татарстанда юриспруденция өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе җиңүчесе игълан ителде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державинның тууына 279 ел тулу көнендә, Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәм Казанның Лядской бакчасында Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге җитәкчелеге катнашты.

Соңрак Гавриил Державинның туган ягы Лаешта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашында юриспруденция өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү булды.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының җинаять процессы кафедрасы башлыгы Елизавета Демидова-Петрова “Хәзерге Россиядә балигъ булмаганнарның җинаятьчелеге: өйрәнү һәм кисәтү мәсьәләләре” монографиясе өчен юриспруденция өлкәсендә Державин премиясе лауреаты итеп билгеләнде.

“Премиягә үз эшләрен тәкъдим иткән барлык кандидатларга да рәхмәт белдерәм. Барлык эшләр дә практик кулланыш табарлар, ә авторларның фәнни ачышлары гражданлык хокукын үстерүгә һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга ярдәм итәр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International