Юстиция министрлыгы “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә республиканың Лаеш районы гражданнарын күчмә кабул итү оештырды.
Түләүсез юридик ярдәмне министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация төркеме күрсәтте.
Халыкны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре кабул итте.
Гражданнарда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, социаль тәэмин итү өлкәсендәге министрлык белгечләренә сораулар күп булды. Адвокат Хәмит Саматов мираска керү һәм васыять төзү тәртибе аңлатылды. Лаеш районында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина балаларга социаль ярдәм алу һәм үз эшен ачуга дәүләт социаль ярдәме чараларын алу тәртибен аңлатты.