Чараларның гыйнвар планын тормышка ашыру буенча эш киңәшмәсе

2007 елның 12 гыйнвары, җомга
Юстиция министры М.М.Корманов 2006 елда ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләренә багышланачак Юстиция министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенә әзерлек буенча эш киңәшмәсе үткәрде.
Көн үзәгенә куелган икенче мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасына мәгълүмат әзерләү турында иде. Мәгълүмати белешмәгә җирле үзидарә, коррупция белән көрәш, җәмәгать судьялары хакындагы мәсьәләләрне кертергә дигән тәкъдимнәр әйтелде.
Киңәшмә барышында министр уен бизнесы буенча йөкләмәләрнең үтәлеше турында, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен тасвирлау белән бәйле закон проектларын кертү турында мәсьәләләрне күтәрде, шулай ук “Вәкаләтләрне чикләүләрне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы норматив актларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне әзерләүгә тукталды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International