Мобилизацияләнгән 1400 дән артык граждан бушлай юридик ярдәм алды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мобилизацияләнгән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эшен оештыруны дәвам итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, нотариаль һәм адвокатлар палаталары, республика хәрби комиссариаты һәм  суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе вәкилләре мобилизацияләнергә тиешле гражданнарны җыю пунктларында түләүсез кабул итәләр.

 Бүгенге көндә 1400дән артык мөрәҗәгать итүче телдән юридик консультацияләр алды. Ташламалар һәм кредит каникуллары алу, башланган башкарма эшләрне туктату турында сораулар иң еш очрый, шулай ук хәрбиләр нотариуслардан ышанычнамәләрне рәсмиләштерү тәртибен аңлатуны сорыйлар.

Мобиль төркем эше дәвам итәчәк. Мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары 122 кайнар линиядә өлешчә мобилизация турында сораулар бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International