ТР Дәүләт Советында эшче төркем утырышы

2007 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе
2007 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитетында үткән эшче төркем утырышында катнашты. Анда 2003 елның 12 маендагы “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” ТР Законына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына мөрәҗәгатьләрендә гражданнар хокукларына өстәмә гарантияләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды.
ТР Законына үзгәрешләр кертү 2006 елның маенда шул ук исемдәге Федераль закон кабул ителү, шулай ук гаризаларын караганда гражданнарның гарантияләре көчәю белән бәйле.
Эшче төркем утырышын Комитет рәисе З.Г.Ягудин алып барды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International