Укучыларны профилактик тикшерү үткәрү турында киңәшмә

2007 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
2007 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров 2006 елда Татарстан Республикасында мәктәп яшендәге балаларны һәм Татарстан Республикасының башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны профилактик медицина тикшерүе, шул исәптән наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануны рөхсәт итүче затларны табу предметына да тикшерү мәсьәләсе каралган киңәшмәдә катнашты.
Югарыда санап кителгән затларны эзләп табу эше 2006 елда ТР сәламәтлек саклау министры, ТР фән һәм мәгариф министры боерыклары нигезендә башланган. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге эшне дәвам итүгә юнәлтелгән чараларны билгеләде.
Киңәшмә эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Россия Федерациясенең накротиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры З.Р.Вәлиева алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International