Бүген Казанда, Россиянең күп кенә шәһәрләрендәге кебек үк, Тоталь диктант узды. Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында текстны юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина укыды.
Надежда Владимировна проектта беренче тапкыр гына катнашмый инде.
“Проект бик шәп, - дип белдерде министр урынбасары, - бу чыннан да мөһим һәм кирәкле чара, ул туган телне, грамоталылыкны һәм мәдәниятне популярлаштыра, шуңа күрә мин чакырсалар һәрвакыт барам”.
Бу елда диктант өчен текст авторы Россия язучысы Василий Авченко була. Аның тексты рус сәяхәтчесе, язучы һәм Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньев турында сөйли.