Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында йөзләгән кеше түләүсез юридик ярдәм алды

2026 елның 30 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар сериясе узды. 

Белгечләргә ярдәм сорап 268 кеше мөрәҗәгать итте, алар арасында махсус хәрби операция геройларының гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар үзләре, шулай ук хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар бар иде. Барлыгы өч йөзгә якын консультация оештырылды.

Социаль-хокукый мәсьәләләр: пособиеләр, түләүләр, пенсия белән тәэмин итү һәм дәүләт ярдәменең башка чаралары буенча сораулар аеруча күп килде. Гражданнарны шулай ук торак исәбенә кую, җир бәхәсләре, медицина реабилитациясе, протезлар ясау, торакны хәрәкәтләнүмөмкинлекләре чикле гражданнар өчен яраклаштыру һәм хезмәт мөнәсәбәтләре кызыксындыра. 

Бу ел - Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Аның кысаларында һәм Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, шулай ук ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү максатларында хокукый ярдәм күрсәтү чаралары алар өчен һәм хокукый кыенлыклар белән очрашкан һәркем өчен нәтиҗәле ярдәм булсын дип тырыштык”, - дип билгеләп үтте Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International