Татарстан Юстиция министрлыгы республикада беренче юридик клиникалар форумын уздырды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген “Россия – минем тарихым” тарихи паркында беренче тапкыр Татарстан Республикасы юридик клиникалары форумы узды.

Форум дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләрен һәм Татарстан юридик клиникалары белгечләрен бердәм берләшмәгә туп.

Юридик клиникалар форумы - бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә төрле тематикаларга пленар утырышлар циклы, ул Татарстан югары уку йортларының юридик клиникаларының бердәм берләшмәсен булдыруга һәм алар күрсәткән бушлай хокукый ярдәмнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

Форумның  “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган системасын үстерү перспективалары” темасына узган пленар утырышында Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин, Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары - дәүләт – хокук идарәсе башлыгы Алексей Преображенский катнаштылар. Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юридик ярдәмне һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу департаменты директоры Роман Рябый чарага видеоконференция буенча кушылды.

Форумның әһәмияте - түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган системаларында катнашучыларны берләштерү, юридик клиникалар институтын үстерүнең алга таба юлларын эшләү. Бу хакта Форумда катнашучыларга һәм кунакларга юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде.

Министр ассызыклаганча, нәтиҗәле хокукый ярдәм күрсәтү максатында юридик клиникаларның иҗтимагый хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге булырга тиеш.

“Татарстан Юстиция министрлыгы юридик клиникалар белән актив хезмәттәшлек итә һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гына да түгел. Быел без норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча хезмәттәшлек төзи башладык. Биш юрклиника белән килешүләр төзелгән, алар кысаларында студентлар Юстиция министрлыгы мәйданчыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителә”, - дип хәбәр итте Рөстәм Илдус улы.

Министр Татарстан Республикасы Рәисенең түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юридик җәмәгатьчелекне җәлеп итү кирәклеген билгеләвен дә искәртте.

“Гомумән алганда, җәмәгать хакимияте органнарының юридик клиникалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтлары белән үзара хезмәттәшлегенең яңа формаларын һәм форматларын эзләргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады министр.

Форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы юридик клиникалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста беренче урынны Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы юридик клиникасы алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International