Казанда Сабантуй 24 июньдә узачак! Бәйрәмне өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр торак массивлары каенлыкларында, Аккош күленең урман-парк зонасында билгеләп үтәчәкләр.
Республика районнары халкы Сабантуйны бәйрәм итте инде. Татарстан Республикасы юстиция министры хөрмәтле кунаклар арасында Алабуга районында узган бәйрәмдә булды. Җыелган халыкны милли бәйрәм белән котлап, Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын укыды.
“Сабантуй безнең республикада яшәүче барлык татарларның һәм башка халыкларның яраткан һәм көтеп алган бәйрәме булып санала. Ул төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урыны булган һәм шулай булып кала, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуның аерым атмосферасын булдыра. Бәйрәм мәйданында, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр, аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә чәчү компаниясе уңышлы тәмамланды, аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчү компаниясе уңышлы тәмамланды, Татарстанның киләчәк уңышы һәм азык-төлек иминлегенә нигез салынды. Бәйрәм матур кәеф һәм иминлек бүләк итсен”, — дип белдерде Рөстәм Илдус улы, алабугалыларга бәхет һәм сәламәтлек теләп.
“Сабантуй” бәйрәмен үткәрү “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты максатларына туры килә.