Күчмә чара кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару һәм җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнделәр.
Чара барышында район җирле үзидарә органнарының юридик хезмәте белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару, муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, шулай ук аларны законнарга туры китерү мәсьәләләре тикшерелде.
“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында районның коррупциягә каршы комиссияләре эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, шулай ук башка программа чараларын үтәү барышы өйрәнелде.
Күчмә чара нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү һәм муниципаль хезмәтне оештыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен районда 8 (84377) 2-11-51 ышаныч телефоны эшли.
Районда коррупциягә каршы эшчәнлек турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта таныша аласыз.