Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләүче комитет утырышы
2007 елның 19 гыйнвары, җомга
2007 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләүче комитет утырышы узды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы Федераль законны тормышка ашыру буенча чаралар турында мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җиткергән мәгълүмат турында фикер алышканнан соң, Ведомствоара комитет Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тармак органнары белән берлектә “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп өч ай эчендә кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасы закон проектлары исемлеген әзерләүне; әлеге проектларны эшләгән министрлыкларны күрсәтеп, закон проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү графигын төзүне; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшчәнлегенең якынча планы проектында исәпкә алу өчен ТР Дәүләт Советына тәкъдимнәр кертүне йөкләде.
Закон проектларын эшләүнең югары сыйфатын һәм аларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үз вакытында тапшыруны тәэмин итү максатыннан, ТР Юстиция министрлыгы эшче төркем төзү һәм Татарстан Республикасы закон проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү графигын раслау турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләячәк.
Графикка туры китереп эшләнгән закон проектлары алдан Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләүче комитет утырышында тикшереләчәк. Бу планнарны тормышка ашыру өчен 2007 елның 1 мартына кадәр вакыт бирелгән.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов мәгълүматын исәпкә алып, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләүче комитет Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына карар проектын һәм аңарга кушымтаны эшләп бетерергә, Татарстан Республикасы закон проектларын эшләүнең хакын беренчел бәяләү һәм аларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында экспертиза ясау буенча комиссия составын тәгаенларга, һәм, комитет әгъзалары фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына кертергә тапшырды.