Рөстәм Заһидуллин Байлар Сабасында хокукый ярдәм үзәге буенча Татарстан Республикасы Рәисенә экскурсия үткәрде

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисенә Байлар Сабасында яңа хокукый ярдәм үзәген тәкъдим иттеләр.

Бина буенча экскурсия үткәргәндә, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үзәк базасында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы белгечләре гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләрен билгеләп үтте.

Хокукый консультация категориясенә карамыйча, мөрәҗәгать иткән һәркемгә биреләчәк. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашачак, шулай ук җирле халыкка хокукый белем бирү һәм мәгълүмат бирү гамәлгә ашырылачак, - дип белдерде министр.

Исегезгә төшерәбез, “Демография” милли проекты кысаларында бер ел элек Казанда республика Дәүләт юридик бюросы ачылды. Бу вакыт эчендә 1885 кеше,  ә 2023 елда 1077 кеше түләүсез юридик ярдәм алган. Учреждение хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 30дан артык күчмә чара үткәрделәр, аларда республиканың 270тән артык гражданына ярдәм күрсәтелде.

Үзәктә шулай ук пенсия һәм социаль иминият фонды һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы хезмәткәрләре эшчәнлек алып барачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт юридие бюросы эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

 2023 елның июнендә Дәүләт юридие бюросы һәм Ватанны саклаучылар махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының республика филиалы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде, аның кысаларында бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы 30 кеше телдән һәм язма консультация рәвешендә хокукый ярдәм алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International