Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.
Утырышта гражданнарның Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында, Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында һәм башка законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары турында фикер алыштылар.
“Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү кирәклеге белән бәйле.
Аерым алганда, бүгенге көндә федераль законнар буенча транспорт чаралары категорияләре арасында Е категориясе - транспорт чаралары составы - каралмый, шул ук вакытта “BE”, “CE”, “DE” яңа категорияләр кертелгән. Республика законы проекты белән әлеге үзгәрешләрне чагылдырырга, шулай ук “ВЕ” һәм “СЕ” категорияләре өчен оештырылган транспорт колоннасы составында транспорт чараларының максималь санын 15 берәмлек итеп билгеләргә тәкъдим ителә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча барлык закон проектлары Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды.