Бүген Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар советы әгъзалары бертавыштан “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче гражданнарга, әгәр дә гражданның гаилә әгъзаларына җан башына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән кимрәк булса, медицина оешмаларына транспортта дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чараларын күздә тота.
Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты мохтаҗлык критериен күрсәтелгән социаль ярдәм чарасын алу шартлары арасыннан чыгаруны күздә тота.
Закон проекты хупланды. Аны карау өчен Татарстан Дәүләт Советына җибәрү планлаштырыла.
Утырышта шулай ук “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты каралды һәм хупланды.