Татарстанда республика җәмәгать судьяларына суд боерыгы чыгару турында гаризалар бирү таләпләре үзгәрәчәк

2024 елның 28 июле, якшәмбе

2024 елның 1 сентябреннән Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр үз көченә керә. Үзгәрешләр шул исәптән суд боерыгын чыгаруга гариза бирү кагыйдәләренә, җәмәгать судьялары тарафыннан аны чыгару срокларына, аудиоберкетмәгә кертеләчәк.

1 сентябрьдән башлап җәмәгать судьясына гариза биргәндә мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт пошлинасын түләү турындагы документны һәм түләтүченең бурычлыга гариза күчермәсен җибәрүен раслый торган хәбәрнамәне яисә башка документларны беркетеп куярга тиеш.

ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьяларын оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Михайлова сүзләренә караганда, әлеге үзгәреш бурычлыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Ул бурычлыга түләтүче як тарафыннан нигезләнмәгән таләпләрдән качарга мөмкинлек бирә, бигрәк тә бурычлы суд процессында катнашмаган очракта.

Җәмәгать судьясына суд боерыгын бирү өчен бирелгән срок икеләтә артачак: бүген ул 5 эш көне тәшкил итсә, 1 сентябрьдән 10 га кадәр артачак. Срокны исәпләү башланган вакыт үзгәрмәячәк - ул элеккечә судка гариза килгән көннән саналачак.

Үзгәрешләр утырышларның беркетмәләренә дә кагылды. Хәзер, әгәр дә эш катнашучылары килмәгән яки аларга хәбәр итмичә аерым процессуаль гамәл кылу турында карар кабул ителгән булса, аудиоберкетмә ясау ябык утырышларда алып барылмаячак.

Дәлилләнгән суд карарын төзүнең максималь вакыты 5 көннән 10 көнгә кадәр артачак. Суд карарны әзерләү датасын суд процессының барлык стадияләрендә күрсәтергә тиеш булачак. Бу суд процессын барлык катнашучылар өчен аңлаешлы итәргә, шулай ук судларга йөкләнешне киметергә һәм документларны рәсмиләштерү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Юстиция министрлыгы республика халкы һәм оешмаларның Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы аша дәгъва гаризаларын, шикаятьләрен, үтенечләрен һәм башка процессуаль документларны электрон рәвештә бирә алуын искә төшерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International