Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Кремльдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановны кабул итте

2007 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кичә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановны кабул итте. Президент белән очрашуда Мидхәт Мәзгутович җәмәгать судьялары, дәүләт нотариаты эшчәнлекләренә, муниципаль районнарның чикләрен билгеләүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
Җәмәгать судьяларының җинаять һәм гражданнар эшләре буенча, шулай ук административ материалларны карауда да эшләре бик күп булу белән бәйле республикада җәмәгать судьяларының санын арттыру мәсьәләсе кискен килеп басты. Әлеге мәсьәләне чишүдә судьялар санын арттыру гына түгел, ә аларның аппараты санын да арттыру таләп ителә, чөнки ансыз суд эшчәнлеге мөмкин түгел. Болар: суд утырышлары секретарьлары, эш башкаручылар, канцелярияләр җитәкчеләре һәм техник персонал. Фикер алышу вакытында 2007 елда республикада җәмәгать судьялары санын 31 берәмлеккә һәм шулай ук җәмәгать судьялары аппаратын артыру турында уртак карар кабул ителде.
Нотариат турында мәсьәләне күтәрү Нотариат турында РФ законнары нигезләренә 2008 елның 15 гыйнварыннан көчләренә керәчәк үзгәрешләр кертү белән бәйле.
Шулай ук муниципаль районнарның һәм алар составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү турында мәсьәләне дә уртага салып сөйләштеләр.
Билгеле булганча, ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасы мәсьәләсе белән шөгыльләнүче эшче төркем төзелгән иде.
Әлеге төркемнең төп бурычы - муниципаль районнарның һәм алар составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International