ТР Юстиция министрлыгы: зиратларны санитар-саклау зоналарын билгеләү - федераль закон таләпләренең берсе

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләр территориясендә ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итүне  юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.

Видео кабул итү барышында зиратларның санитар-саклау зоналарын билгеләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Үзенең функциональ билгеләнеше буенча санитар-саклау зонасы халыкны, су белән тәэмин итү һәм башка мөһим объектларны зарарлы йогынтыдан саклау барьеры булып тора. Аларның зурлыгы җирләү мәйданына карап 1000 дән 50 метрга кадәр үзгәрергә мөмкин.

Республикада җирләү билгеләнешендәге 3806 объектның бары тик 27се өчен генә санитар-саклау зоналары проектлары эшләнгән, алар буенча проектның санитария кагыйдәләренә туры килүе турында санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр бар.

Шәһәр төзелеше өлкәсендәге федераль законнар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан ориентир, исәп-хисап (башлангыч) санитар-саклау зоналары эшчәнлекләрен туктата, ә аларда җир кишәрлекләреннән файдалануны чикләүләр гамәлдә түгел.

“Кануннарга үзгәрешләр үз көченә керү сәбәпле, муниципалитетларга кыска вакыт эчендә санитар-яклау зоналары билгеләү буенча чаралар күрергә кирәк. Күрсәтелгән юнәлештә законнар кимчелексез үтәлергә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International