Татарстан Республикасы Дәүләт Советында матбугат конференциясе

2007 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М Корманов һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.С. Федоров Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган һәм муниципаль реформаны тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итүгә багышланган матбугат очрашуында катнаштылар. 
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җирле үзидарә буенча законнар иҗат итү эшчәнлеге йомгаклары яңгырады: бүгенге көндә республикада 999 муниципаль берәмлек төзелгән, аларның 43е - муниципаль район, 2се - шәһәр округы (Казан һәм Чаллы), 38е - шәһәр җирлеге һәм 916сы - авыл җирлеге. 11 шәһәр җирлеге һәм 1 авыл җирлеге яңа гына оешкан.
2005 елның гыйнварында муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен һәм муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләүче 45 ТР закон проектлары кабул ителгән иде. Моннан тыш, татарстан парламентарияләре җирле үзидарә органнарына вәкаләтләр бирү турында 16 республика закон проектын кабул иткән иде. Муниципаль берәмлекләрнең ҖҮИ органнарына сәламәтлек саклау, мәгариф, ТКХ, ЗАГС, дәүләт яшьләр сәясәте, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, ТР дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү һәм башка өлкәләрдәге аерым дәүләт вәкаләтләре бирелгән иде.
Муниципаль берәмлекләр үз-үзләрен тәэмин итә алу мөмкинлеге турында да мәсьәлә күтәрелде. Дәүләт Думасында салым законнарына үзгәрешләр кертү буенча закон проектлары карала, алар муниципалитетларга үз казналарына күбрәк салым җыю хокуы бирәчәк, бу үз чиратында финанс бәйсезлеген тәэмин итәчәк.
Матбугат конференциясендә юстиция министры М.М.Корманов билгеләп үткәнчә, безнең республикадагы 999 муниципаль берәмлекнең 38ен генә үз-үзләрен тәэмин итә ала дип атарга була һәм аларның күпчелеге Татарстанның нефтьле районнарында.
Матбугат очрашуында катнашучылар биргән сорауларның күпчелеге авыл җирлекләренең территорияләре чикләре тасвирламасы белән бәйле иде. Өстәвенә әлеге мәсьәләне чишүдә бәхәсле моментлар муниципаль район эчендә территорияләр чикләрен билгеләүдә генә түгел, ә муниципаль районнарның үзләре арасында да һәм хәтта күрше субъектлар белән дә килеп туа.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, М.М.Корманов җирле үзидарә турында федераль закон нигезендә 2009 елга кадәр барлык җирлекләрнең дә чикләре анык билгеләнергә тиешлеген искә төшереп үтте. Чикләрне үзгәртү анда яшәүчеләр ризалыгы белән генә рәсми теркәлә ала, халык исә үз фикерен яки референдумда, яки гражданнар җыенында белдерә.
Комитет рәисе А.С.Федоров кыскача ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының 2007 елга планнары белән уртаклашты.
Аерым алганда, Комитет Лаеш һәм Кайбыч муниципаль районнарында күчмә утырышлар үткәрергә җыена. Парламент комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, күчмә утырышлар ҖҮИ буенча законнарның урыннарда тормышка ашуы белән танышып кына калмыйча, бер төркем консультатив очрашулар үткәрергә дә мөмкинлек бирә.
Матбугат конференциясе барышында юстиция министры М.М.Корманов ТР Юстиция министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы һәм бер төркем башка ведомстволар белгечләре муниципаль реформа үткәрү (җирне, мөлкәтне теркәү, салым базасы һ.б.) белән бәйле теге яки бу сорау буенча урыннарда аңлатмалар бирү, консультатив ярдәм күрсәтү өчен даими районнарга чыгуларын хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International