Рөстәм Заһидуллин: “Өлкән буын” региональ проекты кысаларында биш мең ярымнан артык өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтелә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстанда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы уза. Алабуга районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бәйрәмгә багышланган чараларда катнашты.

Өлкән буын вәкилләре белән очрашу Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда узды. Рөстәм Заһидуллин барлык катнашучыларны бу мөһим көн белән котлады, өлкәннәр турында кайгыртуның һәм аларның җәмгыять тормышында актив катнашуының мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте өлкән буынга уңайлы тормыш шартлары тудыру өчен бар көчен куя.

Мәсәлән, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Ярдәмгә мохтаҗ биш мең ярымнан артык кешегә өйдә социаль хезмәт күрсәтелә.

Министр сүзләренчә, проект нәтиҗәсендә беренчел медицина һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүче медицина учреждениеләренә йөкләнеш 10% ка кимегән. Бу җитди хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләрне планлы дәвалауны оештырырга мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, пилот проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең 75 туганына кабаттан эшкә кайтырга ярдәм итте, ә 1388 кеше якыннарын карауны хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып баруын дәвам итә. Өлкәннәрнең мәшгульлек статусын саклап калган туганнарының саны 2023 елда 20% һәм 2024 елның беренче яртыеллыгында 10,7% тәшкил итте. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең туганнарына пилот проекты кысаларында ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Өлкән буын өчен лаеклы яшәү шартлары тудыру - безнең уртак бурычыбыз. Өлкән буынның ничек яшәвенә карап дәүләтнең нәтиҗәлелеге һәм җәмгыятьнең әхлакый нигезләре турында фикер йөртергә була, - дип билгеләп үтте Рөстәм Илдус улы. - Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм озын гомер телим! Һәр көнегез шатлык һәм кайгырту белән тулы булсын!,- дип йомгаклады министр.



 


 



 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International