Теркәүгә әзерләү үзәгендә эш киңәшмәсе

2007 елның 26 гыйнвары, җомга
2007 елның 24 гыйнварында юстиция министры М.М.Корманов документларны теркәүгә әзерләү залында күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәүнең универсаль регламентларын үтәү буенча киңәшмә үткәрде. Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, «Татглавинвестстрой»дан, дәүләт заказы агентлыгыннан, «Гипронииавиапром » ФТИнан вәкилләр һәм «ICL» ҖЧШ коммерция директоры катнашында узды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР юстиция министры урынбасарлары Ә.Б.Сираҗетдинов, К.Б.Мөхәммәтов һәм Премьер-министрның беренче урынбасары ярдәмчесе С.Г.Беляков катнашты.
Эшлекле очрашуда күтәрелгән төп мәсьәлә - күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәүнең универсаль регламентларын тормышка ашыру, шулай ук Теркәүгә әзерләү үзәгендә подрядчылар тарафыннан әлеге эшчәнлекне мәгълүматлаштыру өлешендә эшләнгән эшләрне финанслау булды.
Моннан тыш, көн үзәгенә әлеге бинаның милекчелеге турында мәсьәлә куелган иде. Аны чишү ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International