Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике меңнән артык муниципаль акт гамәлдә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

2022 елдан Татарстан муниципаль берәмлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары билгеләнде. Хәзерге вакытта республикада мондый ярдәмнең 16 төрен үз эченә алган 2219 муниципаль акт гамәлдә.

Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Дәүләт Советы утырышында “Парламент сәгате” кысаларында хәбәр итте.

Татарстан Юстиция министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында муниципаль актларны исәпкә ала, аларны эшләүдә һәм аларга үзгәрешләр кертүдә хокукый ярдәм күрсәтә. Ярдәм чараларына матди ярдәмнең төрле төрләре, торак-коммуналь хезмәтләр һәм транспорт өчен түләүгә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым акчаларын түләүдән азат итү һәм башкалар керә.

Республикада кабул ителгән чараларның һәм актларның гомумиләштерелгән исемлеге Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International