Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турындагы Законның 2 статьясына үзгәрешләр кертүгә юнәлдерелгән закон проектын карадылар һәм хупладылар.
Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы законнарында социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең кайбер шартлары каралган. Шундый шартларның берсе - ярдәм чараларын алучының салым түләүләре буенча бурычы булмау.
Әмма махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм кирәклеген исәпкә алып, узган ел Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча әлеге категория гражданнар өчен 2024 елның 31 декабренә кадәр бу шартны юкка чыгара торган закон кабул ителде. Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары салым бурычлары булган очракта да аерым социаль ярдәм чараларын алырга хокуклы.
Закон проекты нигезендә, бу хокукны 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда “Үзебезнекеләр турында кайгырту” сайты булдырылды һәм чат-бот эшләтеп җибәрелде, анда милек, финанс һәм башка характердагы барлык ярдәм чаралары җыелган.