Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы
2007 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
2007 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларына “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын башлангыч карау өчен тапшыру мәсьәләсе каралган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов күрсәтелгән закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан карап тикшерелгәндә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми вәкиле дип билгеләнде.
Фикер алышканнан соң, ТР Дәүләт Советы Президиумы югарыда күрсәтелгән ТР законы проектын башлынгыч карап тикшерүне ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитетына йөкләде.