Татарстанның дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция зонасында һәлак булган катнашучының хатыны мөрәҗәгать итте.
Түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Казанда яшәүче хатын ире белән 10 ел яшәве турында сөйләде. 2023 елда аның ире үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә.
Дәүләт юридик бюросының баш белгече Екатерина Рыжова аңлатканча, сугышчы һәлак булганнан соң аның әтисенең һәм әнисенең документларында фамилия һәм исемдә халаты укылыш ачыкланган, бу аларның туганлык бәйләнешләрен шик астына куйган. Шуңа бәйле рәвештә суд аша аларның туганлыкларын билгеләү таләп ителә.
Дәүләт юридик бюросы юристлары судка гариза төзеделәр һәм, кирәкле дәлилләрне тәкъдим итеп, документлардагы төгәлсезлекләрне төзәтүгә ирештеләр. Нәтиҗәдә мөрәҗәгать итүче тиешле федераль түләүләрне алды.
Моннан тыш, хәрбинең хатыны ире үлгәннән соң аның хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгәнен белгән.
“Хәзер без махсус хәрби операциядә катнашучының тол хатынына тиешле төбәк түләүләрен, шулай ук Батырлык ордены өчен түләүләрне алу буенча эшне дәвам итәбез”, - дип өстәде Екатерина Рыжова.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, ул гражданнарның иминлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Дәүләт юридик бюросы халык белән актив эшләвен дәвам итә, авыр тормыш хәлләрендә юридик яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итә.