Муниципаль берәмлекләрнең чикләре тасвирламасы турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркем утырышы

2007 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
26 гыйнварда Юстиция министрлыгындамуниципаль берәмлекләрнең чикләре тасвирламасы турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Утырышны юстиция министры М.М.Корманов алып барды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.С.Фёдоров, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сахиева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан, министрлыклардан һәм ведомстволардан вәкилләр катнашты.
Авыл җирлекләренең чикләрен тәгаенлау, урман һәм су фонды җирләрен теге яки бу җирлекләрнең территорияләренә кертеп карау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Чикләрне үзгәртү процедурасын тиешле муниципаль районнарның халкы белән килештерү формалары турындагы мәсьәлә аеруча үткен бәхәс кузгатты. Ахыр чиктә әлеге проблеманы өстәмә өйрәнергә, Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән киңәшләшергә дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International