Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киң вәкиллекле утырышы узды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Чара кысаларында вәкиллекнең узып баручы елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Шулай ук киләчәккә планнар һәм иң актуаль хокук саклау мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гавами хакимият органнары һәм граждан җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлегенең мөһим проблемаларын карадылар.
Юстиция министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче төп учреждение булып тора. Бюро республика халкына хокукый ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән актив хезмәттәшлек итә.
2024 ел дәвамында 11 кабул итү оештырылган иде, аларда видеоконференцэлемтә системасы аша 82 кеше кабул ителде. Ярдәм сорап күпьбалалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре һәм туганнары, пенсионерлар һәм аз керемле гражданнар мөрәҗәгать иткән.
“Төп мәсьәләләр торак бәхәсләренә, сәламәтлек торышына, хәрби-табиб комиссиясен узуга һәм пенсия билгеләүгә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән һәм язма консультацияләр рәвешендә кирәкле хокукый ярдәм күрсәтелде. Халыкны түләүсез юридик ярдәм белән тәэмин итү буенча конструктив хезмәттәшлекне 2025 елда да дәвам итү планлаштырыла”, - дип билгеләп уздылар ТР Дәүләт юридик бюросында.