Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы кәрәзле телефон ярдәмендә акча урлауга бәйле җинаять эшен карап тикшерүне төгәлләде. Гаепләнүчеләр эскәмиясендәге Казанда яшәүче кеше, абыйсына белдермичә, микрозаймнар алу өчен аның мобиль җайланмасыннан файдаланган.
“Соңгы вакытта кәрәзле телефоннар кулланып электрон акча урлау очраклары саны шактый артты. Якын туганы җинаятьче булып киткән очраклар еш була, - дип белдерә 2 разрядлы белгеч-суд участогы канцеляриясе мөдире Валерия Марянина. Әмма закон мондый ситуацияләр өчен искәрмә ясамый - якын кеше тарафыннан кылынган урлау юридик яктан теләсә кайсы башка урлауга тиңләнә”.
Эш материаллары буенча, гаепләнүче Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясының 1 өлегендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип танылган (5 эпизод буенча). Әлеге статья чит кешенең мөлкәтен урлаган яки аңа хокукларны алдау яки ышанычтан явызларча файдалану юлы белән алган өчен җаваплылыкны күздә тота.
Шулай итеп, зыян 98 650 сум тәшкил иткән. Хөкем ителүче тарафыннан микрокредит оешмаларына әлеге матди зыян суд тикшерүенә кадәр капланды.
РФ Җинаять кодексының 69 статьясының 2 өлеше нигезендә билгеләнгән җәзаларны өлешчә кушу юлы белән җинаятьләр җыелмасы буенча суд гаепле кешегә 50 000 сум күләмендә штраф билгеләде.