Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфасына Боровков Максим Сергеевич билгеләнде.
Күптән түгел Татарстан Юстиция министрлыгы структурасында үзгәрешләр булды: хәзер министрның дүрт урынбасары бар (элек өчәү иде). Министрның яңа урынбасары бөлгенлек (банкротлык) өлкәсендә республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, административ штрафлардан кергән керемнәр белән идарә итү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшен тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.
Максим Боровков югары белемле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын “Юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлаган. Аның һөнәри карьерасы Татарстан Арбитраж судында башланды, анда ул 2003 елдан судья ярдәмчесе булып эшләде, ә 2009 елдан судья булды. 2016-2018 елларда ул суд составын җитәкләгән, ә 2018 елдан 2024 елга кадәр суд рәисе урынын биләгән.
Максим Боровковтан тыш, Рөстәм Заһидуллинның урынбасарлары булып беренче урынбасары Илья Гомзик, шулай ук Мөхәррәм Ибәтов һәм Марат Низамиев тора.