ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы коллегиясендә

2007 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
2007 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов 2006 елдагы эш йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы коллегиясенең ачык утырышында катнашты һәм коллегиядә тәкъдим ителгән “Гражданнар җәмгыяте юлында” төп доклады турында актив фикер алышты.
Мидхәт Мәзгутович үз чыгышында искә алып үткәнчә, палатаны төзүнең төп максаты булып Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый һәм социаль үсешенең мөһим проблемалары турында ачыктан-ачык, халыктан яшермичә фикер алышуны тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү тора.
Ул палата җитәкчелегенә республика халкы мәнфәгатьләренә кагылучы мөһим закон проектларын һәм Татарстан Республикасының социаль- икътисадый үсеше программаларын эшләгәндә килеп туган сорауларда Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешүнең булмавын күрсәтте.
ТР юстиция министры ришвәтчелек белән көрәш, ТКХ реформасы һәм республика тормышының башка өлкәләрендәге хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча норматив документлар эшләү буенча, мөһим закон проектларына җәмәгатьчелек экспертизасы үткәрү, Татарстан Республикасы халкы фикерен исәпкә алып гражданнар һәм җәмәгатьчелекнең норматив хокукый актлары проектларына тәкъдимнәр әзерләү өлешендә кайбер мәсьәләләргә кагылды.
Коллегиядә ТР Җәмәгать палатасы әгъзалары еш кына министрлык һәм ведомстволарның җәмәгатьчелек оешмалары белән диалог алып барырга ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә теләмәүләре белән очрашулары мәсьәләсен күтәрде.
Моның белән бәйле рәвештә ТР юстиция министры М.М.Корманов коллегия әгъзаларына РФ Дәүләт Думасына “РФ гражданнары мөрәҗәгатьләре турында” РФ законы проекты кертелү, анда вазыйфаи затларга гражданнар мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп карамаган өчен штраф салу күз алдында тотылу турында хәбәр итте, һәм Җәмәгать палатасы мөрәҗәгате игътибарсыз калдырылган һәм кире кагылган очракларда ТР Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, анда министрлык белгечләре нигезләмәсе әзерләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International