Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган ир-атның әнисенең хокукларын яклады. Ханым улын махсус хәрби операциядә һәлак булган дип тануда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хәбәрсез югалу яки үлем ихтималы шартлары турындагы белешмә нигезендә, гариза бирүченең улы махсус хәрби операция уздыру зонасында полк оборонасының беренче эшелонында хәрби бурычын үтәгәндә хәбәрсез югалган, дип сөйләде ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гиниатуллов.
Сугышчының әнисе мирас рәсмиләштерү һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы линиясе буенча барлык компенсация түләүләрен алу өчен улының үлү фактын раслауны үтенде.
ТР Дәүләт юридик бюросы юристлары гаризаны дөрес итеп язарга, барлык кирәкле документларны җыярга һәм татарстанлыны махсус операция барышында һәлак булган дип тану турында судка дәгъва юлларга булыштылар. Суд таләпләрне тулы күләмдә канәгатьләндерде һәм карар законлы көченә керде. Ул һәлак булучының туганнарына тиешле түләүләрне алырга ярдәм итәчәк.