Апелляция “1+1” акциясе кысаларында кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәс буенча җәмәгать судьясы карарын үз көчендә калдырды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Казанның Совет районы буенча 5 нче суд участогында кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәс буенча гражданлык эше каралды.

Дәгъвачы буларак кием кибетендә “1+1” акциясе буенча 62 берәмлек товар сатып алган гражданин чыгыш ясады.

Акция шартлары буенча, 31 товар өчен тулы бәя, ә калган 31 товар өчен символик 1 сум түләнгән.

1 сумга алынган  товар, тулы бәясенә сатып алынганнан аермалы буларак, сатып алучыга туры килгән. Дәгъвачы тулы бәягә алынган товарны кире кайтарып бирергә карар иткән һәм товар акчасын кире кайтаруны таләп итә.

Әмма җәмәгать судьясы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартты, дәгъвачының гамәлләрен хокуктан явызларча файдалану дип санады.

Суд үз карарында, дәгъвачының гамәлләрен акция шартларының асылын урап узу нияте дип санап, кибетнең дәгъва белдерелә торган хокук мөнәсәбәтләре һәм "1+1" акциясе уздыру кысаларында намуссызлык кылуы турында дәлилләр тапмады.

Апелляция инстанциясе әлеге позицияне хуплады, суд карарын үзгәрешсез калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International