Бүген Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Апас, Кукмара, Лаеш һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.
“Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының административ - техник инспекциясе идарәсе” муниципаль казна учреждениесе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов хокук бозуларны ачыклау, административ эш кузгату үзенчәлекләре, төзелә торган материалларның, административ хокук бозулар турында беркетмәләрнең тулылыгы һәм сыйфаты турында сөйләде. Административ материалларны карауның гомуми тәртибе эшен оештыру бүлеге башлыгы Артем Горицкий административ комиссияләр карарларының үтәлешен тикшереп тору бүлеге башлыгы Камал Фазуллин белән берлектә административ эшләрне карау процедурасы, административ комиссия утырышын үткәрү, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясын куллану, җәзаны билгеләү турында чыгарылган карарларны суд приставлары хезмәтенә җибәрү турында сөйләде.
Суд приставлары хезмәте тарафыннан административ штрафларны түләтү тәртибе белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкиле Юлия Жаркова таныштырды.
Чара барышында стажерларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. “Мондый чараларны уздыру административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларының һөнәри күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә, бу комиссияләрнең нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итә”, - диде Гөлнара Касыймова.