ТР Дәүләт юридик бюросы юристлары махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әнисенә туганлык мөнәсәбәтләре фактын билгеләү мәсьәләсендә ярдәм күрсәттеләр

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашып һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Казанда яшәүче ханым әтисенең үлү турындагы таныклыгында техник хата китү аркасында махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган ир-атның гаиләсенең тиешле түләүләрне ала алмавын хәбәр итте. Әтисенең исеме дөрес язылмау аларның туганлыгын шик астына куйган. Мәсьәләне хәл итү өчен аларның туганлыгын суд аша билгеләргә кирәк булды.

Татарстан Дәүләт юридик бюросы баш белгече Екатерина Рыжова судка гариза әзерләде һәм, кирәкле дәлилләрне китереп, документлардагы төгәлсезлекләрне төзәтүгә иреште.

“Хәзер без махсус хәрби операциядә  катнашкан ир-атның туганнарының тиешле түләүләрне алулары буенча эшне дәвам итәбез”, - диде Екатерина Рыжова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International