Бүген Югары Осланда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында республика Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Утырышта махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Махсус хәрби операция үткәрү шартларында дәүләт идарәсенең күп өлкәләрендә эшчәнлек юнәлешләренә төзәтмәләр кертелде, алар арасында түләүсез юридик ярдәм системасы да бар. Татарстанда түләүсез юридик ярдәм “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” республика законы һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы нигезендә күрсәтелә.
2022 елдан бирле барлыгы махсус хәрби операциядә катнашкан 5 725 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән. Алар еш кына түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр: хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү һәм аларга законнар нигезендә аерым түләүләр бирү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалар, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр бирү, ата (ана) булуны билгеләү һәм дәгъвалау, алимент түләтү.
Республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2024 елның апреленнән Дәүләт юридик бюросы филиалы эшли, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Байлар Сабасы ш.т.п., Тынычлык ур., 22А йорт.