Россия Федерациясе Президенты тарафыннан дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы кысаларында юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтә торган федераль закон имзаланды.
Агымдагы елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы, дәүләт системасында катнашучы адвокатлар һәм башкалар күп балалы ата-аналарга түләүсез юридик хезмәтләр күрсәтә башлаячаклар.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Юстиция министрлыгы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм турындагы республика законнарына тиешле үзгәрешләр кертү эше бара. Законда мондый ярдәм алу хокукыннан өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы ата-аналар өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яки, әгәр ул белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада укыса, 23 яшькә җиткәнче, файдалана алачак диелә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2025 елда 57,9 меңгә якын күп балалы гаилә теркәлгән.