Татарстан Республикасы Конституция Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү законнары” дип аталган мөһим чара узды.
Чарага дәүләтнең төрле структуралары вәкилләре, суд коллегиясе, юридик белем бирә торган югары уку йортлары студентлары һәм республиканың җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин бар иде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев сугыш елларында хокукый җайга салуның аерым әһәмиятен ассызыклады. “Юрист өчен закон әйләнә-тирә мохитне системалаштыра, аңа форма һәм эчтәлек бирә торган универсаль материя булып тора”, - диде ул. Ул тарихи хәтерне саклауның һәм яшь буынга тәҗрибә тапшыруның мөһимлеген әйтеп, биредә күпсанлы яшь белгечләр - юристлар булуына шатлануын белдерде.
Утырышта катнашучылар сугыш елларында гамәлдә булган совет дәүләте һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы законнары нормалары турында җентекләп фикер алыштылар. Фронтка һәм гади халыкка ярдәм итүгә, җитештерүне оештыруга, хокук тәртибен һәм гражданнарны социаль яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп норматив актлар каралды.
Шулай ук Татарстанның героик үткәне турында мөһим мәгълүматлар әйтелде: сугыш елларында республикада яшәүче 700 меңнән артык кеше фронтка китә, шуларның 350 меңе генә кире кайта, якынча яртысы илне саклаганда һәлак була. Татарстан халкы гаҗәеп батырлык һәм намусылык күрсәтте: алар арасында 353 Советлар Союзы Герое, 51 өч тапкыр Дан ордены кавалеры бар.
Тарихи мирасны өйрәнү, тынычлыкны һәм тәртипне саклауда һәр гражданның ролен аңлау зарурлыгын ассызыклап, яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.