Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы: башкарма документларны электрон рәвештә күрсәтергә мөмкин

2025 елның 23 мае, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы суд процессларында катнашучыларның игътибарын башкарма документларны электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлегенә юнәлтә. Башкару кәгазе һәм суд приказы, гадәттәгечә, түләтүчегә шәхсән тапшырыла, әмма альтернатива - электрон юллама да бар.

Министрлыкның әйдәүп баручы белгече Юлия Михайлова процедура тәртибен аңлатып үтте: катнашучыларга җәмәгать судьясына башкарма документның электрон вариантын суд тарафыннан җибәрү турында үтенечнамә бирергә кирәк. Башкару документы суд участогы тарафыннан турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә җибәрелә, бу автомат рәвештә башкарма производствоны түләтүченең өстәмә мөрәҗәгатеннән башка башлап җибәрә, - дип аңлата ул.

Аның сүзләренчә, электрон хезмәттәшлек алгоритмы гади, тиз һәм уңайлы. Ул кәгазьдәге башкарма документларны югалту яки бозу куркынычын булдырмый, шулай ук түләтүчеләрнең өстәмә чыгымнарыннан качарга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, гражданнарга суд участогына кабат килергә яки башкарма документ алу һәм аны мәҗбүри үтәүгә күрсәтү өчен вәкил эзләргә туры килмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International