Татарстан Дәүләт юридик бюросы хәрби госпитальдә махсус хәрби операция ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы биредә дәваланучы хәрби хезмәткәрләргә даими нигездә хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештыра. Чираттагы кабул итү кысаларында квалификацияле юристлар махсус хәрби операциядә катнашучы 25 кешегә консультацияләр бирде.

Хәрби хезмәткәрләр хокук мәсьәләләренең киң спектры, шул исәптән Россия гражданины паспортын торгызу, тулы күләмдә акча белән тәэмин итү, отпуск бирү һәм инвалидлыкны рәсмиләштерү буенча нигезле аңлатмалар алдылар.

Мондый чараларның үзенчәлеге шунда, анда төп ведомстволар һәм оешмалар: Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның миграция мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, шулай ук Россия юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре катнаша.

Мондый комплекслы алым хәрби хезмәткәрләргә бер урында һәрьяклап юридик ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Бу дәвалау узучылар, бигрәк тә хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим”, - дип билгеләп үттеләр ТР Дәүләт юридик бюросында.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм шулай дәвам итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International