200дән артык хәрби хезмәткәр түләүсез юридик ярдәм алган

2025 елның 1 июле, сишәмбе

2025 елның беренче яртыеллыгында 200дән артык хәрби түләүсез юридик ярдәм алды. Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап: “Без аларга тыныч тормышка кайту өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Бу тулы бер комплекслы мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәчәк, барыннан да элек махсус хәрби операция ветераннарын социализацияләү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм кичекмәстән барлык ярдәм чараларын күрсәтү, -диде.

Атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Узган атнада 13 сугышчы һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итте. Ярты ел эчендә Фонд базасында без 211 кешене кабул иттек инде, - дип сөйли Рафаэль Фәрит улы. Еш кына тиешле ташламаларны һәм түләүләрне рәсмиләштерү, мирас алу процедурасы, шәхесне ачыклау буенча экспертиза уздыру, шулай ук торак, социаль, хезмәт мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр”.

Юридик ярдәм үз эченә законнарны аңлатуны, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә мөмкин булган ташламалар һәм компенсация түләүләре турында мәгълүмат бирүне, шулай ук хокукый документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итүне ала.

Алда булачак кабул итүләр турында өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843)598-40-53 яки 8(843)598-40-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International