Рөстәм Заһидуллин: Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бер суд участогына туры килә торган мәйданның уртача күрсәткече буенча алдынгы урыннарны били

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Мөслим районына барды, анда ул җәмәгать судьясының 1 нче суд участогында гадел хөкем эшләрен башкару шартлары белән танышты.

Район башлыгы инициативасы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән суд участогы яңа бинага күчте, җәмәгать судьясы аппараты өчен 228,3 квадрат метр мәйданлы бина бүлеп бирелде. Бинада капиталь ремонт ясалып кына калмыйча, заманча матди-техник җиһазлар да урнаштырылган. Аерым алганда, куркынычсызлык системалары урнаштырылган, ә барлык кабинетлар яңа җиһазлар белән комплектланган.

Исегезгә төшерәбез, әле июнь аенда гына Арча районының яңартылган җәмәгать судьялары бинасында булганнар иде. Ул вакытта министр билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук үз хокукларын яклау өчен җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча республикада җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итүне оештыруның программалы алымы кулланыла, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, ул әлеге өлкәдәге төп мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр 2000 елда суд участогының мәйданы 90 квадрат метр булса, бүген – 180 квадрат метрдан артык. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерларның берсе, - диде министр.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International