8 июльдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр “Игелекле Казан” хәйрия фондында Казан шәһәре, Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча зур чара узачак. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарның профильле ведомстволардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар белән очрашуын оештыра.
Республика халкы гаиләгә һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы төрле темаларга сораулар бирә алачак. Мәсәлән, опекунлык рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме һәм ташламалар алу тәртибе, инвалид балаларны тернәкләндерү мөмкинлекләре, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү үзенчәлекләре, башкарма производство нечкәлекләре һәм алимент рәсмиләштерү тәртибе.
Чарада түбәндәге органардан вәкилләр катнашачак:
- "Дәүләт юридик бюросы" ДКУ;
- Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе;
- ТР буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды;
-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
- Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре;
-Нотариаль палата;
- Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы;
- Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре.
- Банкротлык мәсьәләләре буенча консультацияләргә аерым игътибар биреләчәк, аларны ТР Юстиция министрлыгы белгече үткәрәчәк.
Чара гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Россиянең барлык төбәкләрендә уза торган Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгының бер өлеше булып тора.