Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә мемориаль стела ачтылар

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә мемориаль стела ачтылар

Ватанны саклаучылар елы  һәм гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хафизов Габбас Хафиз улы хөрмәтенә мемориаль стела ачу тантанасы булды. Хөрмәт билгесе Апас районының Әҗем авылына керү юлында, ветеранның туган җирендә урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фашизмны җиңү өчен үз гомерләрен кызганмаган татарстанлыларның каһарманлыгын ассызыклап: "Татарстаннан гына да, кулларына корал тотып, үз Ватанын һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен, 700 меңнән артык кеше фронтка киткән. Аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмады. Әмма, барлык авырлыкларга да карамастан, халкыбыз нык торды! Якташларыбызның батырлыклары безнең хәтердән беркайчан да китмәячәк", - диде.

Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәренең бабасы Габбас Хафиз улы фронтовик солдатның авыр юлын узган, немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнашкан. Аның сугышчан батырлыклары II дәрәҗә Дан ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "СССР Кораллы Көчләренә 60 ел", "СССР Кораллы Көчләренә 70 ел" медальләре белән билгеләп үтелә.

Чара авыл мәдәният йортында концерт программасы белән дәвам итте. Габбас Хафиз улының оныкчыгы бабасының гаилә фотоальбомыннан, әтисе һәм бабасы истәлекләреннән белгән тормыш тарихын сөйләде.

"Минем өчен,  аның оныкчыгы буларак, Габбас Хафиз улы - гаилә тарихындагы бер исем генә түгел. Бу батырлык, ныклык һәм үз идеалларыңа тугрылык үрнәге. Ул минем әтиемне дөньяның кадерен белергә, үз җирен яратырга һәм аның өчен үз гомерләрен биргәннәрне истә тотарга өйрәткән кеше. Ә минем әти бу тәҗрибәне миңа тапшырды", - диде Самат.

Әҗемдә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырганнар. Чараларга килгән җирле халык, җәмәгатьчелек һәм район җитәкчелеге Ватанны саклаучыларның якты истәлеген хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International