Юстиция министры М.М.Корманов закон проектын тәкъдим итте
2007 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе
2007 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты. Анда ул “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.
Депутатлар закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетына төзәтмәләр рәвешендә тәкъдим ителгән тәкъдимнәрне һәм төзәтүләрне исәпкә алып, аның өстендә эшне дәвам итәргә куштылар.